Батырлар онытылмый: Яңа Кормашта Дилүс Салахов истәлегенә хәтер тактасы ачылды
Бүген Актаныш районының Яңа Кормаш авылында Әфганстан сугышы ветераны Дилүс Әзгам улы Сәлахов истәлегенә хәтер тактасын ачу тантанасы узды.
Әлеге чарада район җитәкчелеге, Әфганстан, Чечен сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, авыл халкы, туганнары һәм кунаклар катнашты.
Тантананы Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында әфган сугышы ветераннарына әлеге изге эшне еллар дәвамында алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Батыр райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү – яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлешләренең берсе. Ватан алдында намус белән хезмәт иткән, тынычлык өчен көрәшкән егетләребезнең батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтте Илшат Вахитов. Чарада шулай ук Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Хамматуллина Гүзәлия катнашты.
Чарада катнашучылар Дилүс Салаховның тормыш юлын һәм хәрби хезмәтен искә алдылар, аның туганнары белән хәтирәләре белән уртаклаштылар. Ветераннар сугышчан иптәшләрен хөрмәтләп искә алып, яшьләрне ил тарихын белергә, батырлар истәлеген кадерләргә чакырдылар.
Актаныш районында Әфганстан сугышы ветераннары башлангычы белән хәтер такталары кую эше 2018 елдан алып системалы рәвештә дәвам итә. Шушы вакыт эчендә районның төрле авылларында батыр якташларыбыз истәлегенә 46 хәтер тактасы урнаштырылды. Яңа Кормашта ачылган истәлек тактасы – әлеге изге эшнең чираттагы дәвамы.
Хәтер тактасын ачу тантанасы бер минут тынлык белән башланды. Катнашучылар Дилүс Сәлахов һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә гомерләрен биргән барлык якташларыбызны искә алып, истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.
Мондый чаралар каһарманнар истәлеген мәңгеләштереп кенә калмый, яшь буында Ватанга мәхәббәт, тарихка һәм батырлыкка хөрмәт хисләре тәрбияләүгә дә хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев