Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батырлар онытылмый: МХОда батырларча һәлак булган якташыбыз Алмаз Янгиров истәлеге мәңгеләштерелде

Яңа Богады авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Алмаз Дилшат улы Янгиров истәлегенә мемориаль такта куелды. Ул батырның соңгы елларда яшәгән йорты диварына урнаштырылды.

Тантаналы чарага район җитәкчелеге вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус операциядә катнашучылар, волонтерлар, туганнары һәм авыл халкы җыелды.

Алмаз Янгиров 1985 елның 23 июнендә Актаныш авылында дөньяга килгән. Ул кечкенәдән үк иҗатка тартыла, кешеләргә ярдәм итәргә әзер, киң күңелле булып үсә. Төп белемне алганнан соң, 80 нче һөнәр училищесында укый, аннары Лениногорск педагогика-музыка көллиятендә белем ала.

Аны белгәннәр Алмазны оста баянчы, җырга-моңга гашыйк шәхес, авылдагы мәдәни тормышның үзәгендә кайнаган, чараларны оста алып баручы итеп хәтерләрендә яңарттылар.

2023 елның 26 маенда Алмаз Янгиров контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Ел ахырында каты яралана, савыгып җиткәч, ул янәдән үз теләге белән хезмәтенә әйләнеп кайта.

2025 елның 9 февралендә Покровское юнәлешендәге Удачный бистәсе тирәсендә сугышчан бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак була.

Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район башлыгының мобилизация эшләре буенча урынбасары Нәсим Заһертдинов, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова, Әфганстан сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин, Чечня сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе Вазыйх Харисов, махсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев, батырның апасы Ләйсән Алмаз Янгиров турында якты хатирәләр белән искә алдылар.

Чыгыш ясаучылар якташыбызның батырлыгын, Ватанга тугрылыгын ассызыклап, аның исемен мәңгеләштерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар батырларны онытмаска, гаиләләренә терәк булырга һәм яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләргә кирәклеген әйттеләр.

Мемориаль такта ачу – каһарман якташка күрсәтелгән ихтирам билгесе генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге дә.

Рузилә Хәсәнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев