Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Богады авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфак Габидуллин истәлегенә хәтер тактасы ачылды

Актаныш районында Ватан өчен батырларча көрәшкән каһарманнар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән патриотик чаралар дәвам итә.

 

 

Бүген Богады авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Кыюлык ордены кавалеры Илфак Шәйморза улы Габидуллин истәлегенә хәтер тактасын ачу тантанасы узды.

Тантананы Әфганстан сугышы ветераны, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Үз чыгышында ул Илфакны Ватанга тугры, кыю һәм намуслы егет буларак искә алды.

– Мондый ул үстергән өчен Илфакның әтисенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ул үзенең Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәде, батырларча көрәшеп һәлак булды. Безнең каһарманнарны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен мәңгелек үрнәк булып калачак, – диде Ленар Зарипов.

Чарада Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, авыл халкы, Илфак Габидуллинның туганнары һәм якыннары катнашты.

Катнашучылар каһарман якташны бер минут тынлык белән искә алды, хәтер тактасына чәчәкләр салды. Чыгыш ясаучылар Илфак Шәйморза улының батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы турында сөйләделәр.

Мондый истәлек чаралары ил азатлыгы һәм иминлеге өчен гомерләрен биргән батырларның исемнәрен мәңгеләштерүгә, яшь буында патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм тарихи хәтер тәрбияләүгә хезмәт итә.

Илфак Габидуллинның исеме туган авылында һәм якташлары күңелендә мәңге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев