«Әбием әкиятләре» – күңелләрне җылыткан очрашу
«Әбием әкиятләре… Нинди алар?» — әлеге сорауга җавап табу өчен «Умырзая» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме сабыйлары тәрбиячеләре Фәрсия Фәһим кызы белән бергәләп мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Шул уңайдан алар кадерле кунаклар — дәү әниләрен, әбекәйләрен бәйрәмгә чакырдылар. Билгеле, кунакка буш кул белән килмиләр: бәйрәмнең төп шарты — күчтәнәчкә матур әкият алып килү иде.
Тәрбияче Фәрсия Фәһим кызы оештырган «Кем таный?» уены чарага аеруча ямь өстәде. Катнашучылар әкият геройларын танып, үзләренең никадәр әкият белүләрен күрсәттеләр, шулай ук әбекәйләрнең тәрбияви, мавыктыргыч һәм күңелле әкиятләрен тыңлау мөмкинлеге алдылар.
Әбекәйләр сөйләгән әкиятләргә җавап итеп, өч яшьлек Самина Газетдинова Габдулла Тукайның «Су анасы» әсәрен яттан сөйләп, барысын да сокландырды.
Тәрбияче Голгенә Рафаеловна үткәргән мастер-класс бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ә балалар әзерләгән кечкенә бүләкләр бу истәлекле көннең иң җылы хатирәсе булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев