Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актаныш технология техникумы студентлары арасында «Үз һөнәренең остасы» бәйгесенә йомгак ясадылар

2021 елда нигез салынган «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале быел да зур оешканлык, югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм күтәренке рух белән узды. Әлеге фестиваль елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта, ә иң мөһиме — яшь буында техник иҗатка, һөнәрчелеккә кызыксыну уята.

 

Фестиваль кысаларында Актаныш технология техникумы студентлары арасында үткәрелүче «Үз һөнәренең остасы» бәйгесе дә үзенең лаеклы урынын алды. Әлеге бәйге яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын күрсәтү, аларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү, иң-иңнәрен ачыклау максатын куя.

Быел бәйге «Пешекче эше», «Эретеп ябыштыру эше», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру», «Бухгалтер исәбе» һәм «Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру» компетенцияләре буенча узды.

«Пешекче эше» компетенциясендә «Идеаль текстура» номинациясе җиңүчесе булып 3 курс студенты Хәйруллина Иллада танылды. Өченче урынны — Сабитова Алинә, икенче урынны — Хәбибуллина Талия, ә беренче урынны Хәертдинова Адилә яулады. Аларның барысының да остазы Вәлиева Лилия Ринат кызы.

«Бухгалтер исәбе» компетенциясендә өченче урыннарга Гаянова Лилия һәм Госманова Лилия лаек булды. Икенче урынны Тимирова Камилә яулады, ә беренче урын Солтанова Илвинага бирелде. Җитәкчеләре — Зарипова Лилия Фасил кызы.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә өченче урынны Гилазов Айрат алды, икенче урынга Хәбибуллин Ислам чыкты, ә беренче урын Сәлахов Ниязга бирелде. Студентларны Хафизов Әлфис Әнис улы, Хәйдаров Айвар Артур улы һәм Мөхәметдинов Нурсил Фирдәвис улы әзерләде.

«Эретеп ябыштыру эше» компетенциясендә өченче урын Сахапов Сәйдәшкә, икенче урын Төхбатуллин Әмиргә, ә беренче урын Исламхузин Айназга насыйп булды. Алар да тәҗрибәле остазлар — Хафизов Әлфис Әнис улы һәм Хәйдәров Айвар Артур улы кул астында белем алдылар.

«Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» компетенциясендә өченче урын Газетдинов Камилгә, икенче урын Шакиров Илназга бирелде, ә беренче урын Шәймарданов Рәдиска насыйп булды. Аларның җитәкчесе — Кустова Римма Зыя кызы.

«Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру» компетенциясендә өченче урынны Шәйдуллин Гамил алды, ә беренче урын Солтанов Альмирга бирелде. Аларны Әнвәрова Эльвира Фәвәдим кызы әзерләде.

Әлеге бәйге тагын бер кат шуны раслады: бүгенге яшьләр — сәләтле, максатчан һәм үз эшләренең чын осталары булырга омтыла. Алар — безнең киләчәк, һәм нәкъ менә алар илебезнең үсешенә зур өлеш кертәчәк.

«Киләчәккә адым» фестивале яшьләргә канат куя, аларны яңа үрләргә өнди һәм һөнәри үсешкә илһамландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев