Актаныш укучылары — Халыкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары!
Рус теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Актаныш районы укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Актанышның 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Хәнипова Милена һәм Нурлыева Анжелика олимпиада җиңүчеләре булдылар.
Укытучылары — Белоусова Мәүлидә Идрис кызы һәм Исхакова Ландыш Илис кызы.
Шулай ук район мәктәпләреннән күп кенә укучылар призлы урыннар яулады.
8 сыйныфлар арасында призерлар:
Гыйлметдинова Таңсылу, Сәләхова Валерия, Шәйхәйдарова Әминә, Шәйхәйдарова Лиана, Шәйхуллина Зилә, Шәкүрова Диләрә (Гимназия),
Мингазова Ралия (Чуракай мәктәбе),
Закирова Җәмилә, Гилязова Ясминә, Галиева Зәмирә, Гәрәева Румия, Нәҗмиева Регина (Актанышның 1нче мәктәбе).
10 сыйныфлар арасында призерлар:
Бикимова Камилә, Харисова Гүзәл, Ильясова Энҗе, Рафикова Руфинә (Гимназия).
Укучыларны әзерләгән укытучыларга һәм белем учаклары җитәкчеләренә зур рәхмәт!
Барлык җиңүчеләрне, призерларны, укытучыларны һәм мәктәп коллективларын ихластан котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев