Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Балалар иҗат үзәгенең яшь педагоглары грантка лаек булды

Актаныш балалар иҗат үзәге яшь педагоглары «Өстәмә белем бирүнең иң яхшы яшь педагогы» грантына ия булдылар.

Актаныш балалар иҗаты үзәге педагоглары - Госманов Булат Юнер улы, Госманова Диләрә Раиф кызы һәм Солтанова Алинә Илфак кызы – республика конкурсының сайлап алу этабын уңышлы үтеп, «Иң яхшы яшь өстәмә белем педагогы» грантына ия булдылар. Бу бүләк-безнең яшь белгечләребезнең югары профессионализмын, инновацион якын килүен һәм эшкә тугрылыгын тану. Аларның җиңүе Актаныш районында талантлы, иҗади һәм перспективалы педагогларның эшләвен раслый, алар балаларга өстәмә белем бирүне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Балалар иҗаты үзәге коллективы һәм район мәгариф идарәсе Булат Юнер улын, Диләрә Раиф кызын һәм Алинә Илфак кызын чын күңелдән әлеге зур казанышлары белән котлыйлар. Аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа иҗади идеяләр, илһам һәм киләчәкләр телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев