Язгы каникулларда Актанышның мәктәп яны лагерьларында 160 бала ял итә
Актаныш районы мәктәпләре каршында язгы каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары уңышлы эшләп килә. Биредә 160 бала ял вакытларын күңелле, файдалы һәм эчтәлекле итеп уздыра. Әти-әниләре эштә булган вакытта балалар еш кына өйдә ялгыз кала, буш вакытларын ничек үткәрергә белмичә, телефонда утыра яки файдасыз ризыклар белән генә туклана. Шул сәбәпле, мәктәп яны лагерьларының эшләве аеруча мөһим: балалар караулы, файдалы шөгыльләргә өйрәнә, ә әти-әниләр өчен бу – күңел тынычлыгы.
Актанышның 1нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да бу мөмкинлектән бик теләп файдалана. Быел лагерьга 35 бала йөрергә теләк белдергән. Алар иртәнге сәгать 8:00дә мәктәпкә киләләр һәм 14:00гә кадәр укытучылары белән бергә вакыт уздыралар. Балалар өчен көненә өч тапкыр кайнар туклану оештырылган. “Бездә бик тәмле ашаталар”, – дип билгеләп үтә укытучылар.
Алты сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китә: балалар төрле уеннар уйный, саф һавада хәрәкәтле чараларда катнаша. Күптән түгел генә алар “Яшьлек” яшьләр үзәгендә кино карадылар, үзәк китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар. Шулай ук “Лачын” боз сараенда тимераякта шуып, күңелле ял иттеләр.
Мондый мавыктыргыч һәм файдалы чаралар арасында балалар хәрби-патриотик “Аҗаган” уеннарына да әзерләнергә өлгерә. Алар сафта йөрергә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр, “Хәрби әзерлек”, “Физик әзерлек”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Каршылыклар полосасын үтү”, “Тактик уеннар”, “Спорт ориентлашуы” кебек юнәлешләрдә күнекмәләр ала.
Мәктәп яны лагерьлары – балалар өчен файдалы ял, әти-әниләр өчен ышанычлы терәк булып тора.
Әти-әниләр кертеме 307 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев