Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

“Класс!” Бөтенроссия әдәби бәйгесендә зур уңыш!

8–11 сыйныф укучылары арасында рус телендә хикәяләр язу буенча уздырылган “Класс!” бәйгесе төрле милләт укучыларының тел байлыгын тикшерү һәм үстерү максатыннан оештырылды.

 

Быел бәйгедә 13 меңнән артык укучы катнашты. Региональ этапка 2500 хикәя сайлап алынды. Шулар арасыннан Россия төбәкләреннән 135 җиңүче, ә БДБ илләреннән 5 халыкара җиңүче билгеләнде.

Республика этабын уңышлы үтеп, финалга чыккан 50 конкурсант арасында Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Салахова Таңсылу Мәскәү шәһәренә чакыру алды! 

 Таңсылуның җитәкчесе Сафиуллина Лилия Хәмзә кызын һәм мәктәп директоры Салахов Рамил Җәмигнур улын әлеге зур җиңү белән ихластан котлыйбыз!

 Таңсылуга киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев