Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Сез-безнең горурлык!

27 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә күркәм очрашу узды. Кунакта — Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, “Мәйдан” журналы хезмәткәре, 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булган, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Гыйбадуллина булды.

Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Лилия Фаис кызының зур шатлыгын иң элек туган яклары, туган мәктәбе белән уртаклашырга ашыгуы үзе үк укучылар өчен тирән тәрбияви мәгънәгә ия булды.

“Мин матурлык эзлим бу дөньядан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара мөгаллимнәр башкаруында яңгыраган “Мин яратам сине, тормыш” җыры белән үрелеп барды.

Шагыйрә балаларга үз иҗатын тәкъдим итеп кенә калмады, ә шигърият серләре, татар теленең язмышы, мәхәббәт һәм яшәү матурлыгы турында да ихлас әңгәмә корды. Ул кайда гына булмасын, нинди биеклекләргә ирешмәсен, туган мәктәп сәхнәсенең үзе өчен иң кадерле урын булып калуын ассызыклады.

 Мондый очрашулар күңелләрдә озак саклана, илһам бирә һәм туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев