Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Яңа Байсарда яшәүче Альберт Усмановны Кыш бабай «Актаныш таңнары»на яздырды

Яңа Байсар авылында яшәүче Альберт Усманов Яңа ел алдыннан гына куанычлы бүләк алды. Кыш бабай мөмкинлеге чикле райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына 2026 елның беренче яртыеллыгына подписка белән сөендерде. Әлеге уңайдан ул рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Һәр елдагыча газета-журналларга язылырга тырышабыз. Ә быел безгә зур бәхет елмайды. Безгә- мөмкинлекләре чикле булган  кешеләргә, «Теплосервис» оешмасы җитәкчесе, Дилфат Нагыймов, иң яратып укый торган газетабыз "Актаныш таннары"на подписка бүләк итте. Безне сөендереп, безгә игътибар курсәткәне өчен  Дилфат Мисхәт улына рәхмәт хисләребезне җиткерәсебез килә.

Без аның көченең төкәнмәвен, яшәү дәрте сүнмәвен телибез. Һәркайда, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын.

Ихтирам белән Яңа Байсар авылында яшәүче Альберт Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев