Иске Байсар авылында «Без бергә» хәйрия концерты узачак
27 мартта Иске Байсар авылы мәдәният йортында “Без бергә” хәйрия концерты оештырыла.
Чара махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максатыннан уздырыла. Концертта җыелган керем сугышчыларга кирәкле әйберләр, медицина кирәк яраклары һәм башка мөһим ихтыяҗларны тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Оештыручылар барлык иганәчеләрне һәм мәрхәмәтле кешеләрне бергә булырга чакыра.
Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле. Әйдәгез, бергәләп якташларыбызга терәк булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев