СВОга ярдәм: Тыңламаста хәйрия концерты булды, Чишмәдә маскировка челтәрләре үрәләр, Чәчердә токмач кисәләр
Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга һәм башка солдатларга системалы һәм ихластан ярдәм күрсәтә. Бу ярдәм сүздә генә түгел, ә көндәлек гамәлләрдә, изге эшләрдә чагылыш таба.
Шуның ачык мисалы буларак, 16 гыйнвар көнне «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы каршында эшләп килүче хәйрия артистлар труппасы Тынламас авылы халкына концерт-тамаша күрсәтте. Әлеге чара нәтиҗәсендә егетләребезгә ярдәм итү максатыннан 12 350 сум акча җыелды. Бу ярдәм фронттагы солдатларыбызга файда китерсен иде. Тамашачыларны да, концертта катнашучыларны да бары бер теләк берләштерә: сугышлар тизрәк тәмамланып, яу кырындагы егетләребез исән-имин, сау-сәламәт килеш Җиңү белән туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар.
Тыңламас авылы халкына әлеге изге эштә актив катнашулары өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шулай ук кечкенә генә Чишмә авылында да өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар маскировка челтәрләре үрү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә алар инде җиденче челтәрне тәмамлау алдында.
Чәчер авылында исә авыл хатын-кызлары берләшеп, өйләрендә солдатлар өчен токмач кисәләр.
Әлеге изге акциягә Илсөяр Шаһиева, Илгизә Фәхразыева, Венера Муллагалиева кушылып, зур күләмдә токмач кисеп тапшырдылар. Аларга да аерым олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, изге хезмәтегез үзегегә игелек булып әйләнеп кайтсын.
Изге эшләр алга таба да дәвам итә: 23 гыйнварда Кәзкәй авылында «Без бергә» фонды артистлары тагын бер матур хәйрия концерты күрсәтергә әзерләнә.
Бердәм булганда — без көчле!
Җиңү безнеке булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев