Җиңү байрагы- Мәсәде авыл җирлегендә!
Ата-бабаларыбызның бөек батырлык символы — Җиңү Байрагы — Актаныш районының Мәсәде авыл җирлегенә килде. Кичә аны тантаналы рәвештә Татар Ямалысы авылы активистларына тапшырдылар, авыл халкы изге символны хөрмәт белән каршы алдылар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция район Сабантуенда башланып китте, шуннан соң Байрак бөтен авыл җирлекләре буйлап сәяхәткә чыкты. Эстафета 21 июньдә тәмамланып, Җиңү символы Актанышка әйләнеп кайтачак. Бу патриотик маршрут ата-бабаларыбыз батырлыгын искә төшерә һәм район халкын Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге хакына берләштерә. Видео: https://vk.com/wall-31077111_69840
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев