«Актаныш-информ» корреспонденты Ләйсән Газизова «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртудагы уңышлары өчен» номинациясендә җиңде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бинасында 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча VIII республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска төрле шәһәр һәм районнардан 57 гариза бирелгән. Анда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы аерым авторлар да, ММЧ редакцияләре дә катнашты.
Һәр җиңүчегә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм КФУның журналистика кафедрасы оештырды. Конкурсның максаты массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү иде.
«Татмедиа» АҖнең «Актаныш-информ» филиалы корреспонденты Ләйсән Газизова «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртудагы уңышлары өчен" номинациясендә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев