Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актанышның «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсының зона этабы җиңүчеләре Казанда тантаналы бәйрәмдә катнаша

Бүген, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Актаныш районы делегациясе «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсында катнашучыларны хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаша. Чара Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында уза һәм үз районнарын үстерүгә зур өлеш керткән Татарстанның төрле районнарында яшәүче хатын-кызларны берләштерә.

 

Республика бәйрәменең мактаулы кунаклары арасында безнең райондашларыбыз — «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы: Ел ир-аты» конкурсының зона этабында катнашкан  уңышлы ханымнарыбыз да бар. Алар -  Кәзкәй авылы китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина, Актаныш районы ветераннар советы рәисе урынбасары Зәлифә Әмирова,  «Актаныш-информ» сайты редакторы Ләйсән Газизова.

Делегацияне Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Альбина Гайнетдинова җитәкли. Аның җитәкчелегендә район делегациясе югары дәрәҗәдәге бәйрәм чарасында Актанышны лаеклы тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев