Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген - Энергетиклар көне

Елның көн озынлыгы буенча иң кыска көнендә - 22 декабрьдә -энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

 

Энергетиклар көне - энергетика системаларын булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, көндезләрен дә, төнлә дә икътисадның иң мөһим тармагында җаваплы постта торучылар бәйрәме.

Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыр чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора. Без сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен чиксез рәхмәтле. Тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Якынлашып килүче яңа елда да бурычларыгызны намус белән үтәрсез, гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт зур оперативлык күрсәтерсез дип ышанып калабыз.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәренә, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев