Булачак шоферлар көчләрен сынады
Районда булачак шоферлар арасында автомногоборье бәйгесе узды.
Быел анда сигез укучы һәм студент көчләрен сынап карады. Әлеге бәйгегә 15,16, 17 яшьлек машина йөртү таныклыгы алмаган укучылар, студентлар катнаша ала. Аны үткәрүнең төп максаты булып, юлларда һәлакәтләр санын киметү тора.
Катнашучылар иң элек “Белая” автомәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган егерме сораудан торган билет чиштеләр. Хаталары чыккан саен, компьютер биремнәрне арттыра барды. Шулай да егет-кызлар сынатмадылар.Озакка сузмыйча, биремнәрне чиштеләр.
Икенче өлеш “Белая” автомәктәбенең машина йөртү мәйданчыгында дәвам итте. Биредә алар инструктор Алмаз Шәйхразыев белән берлектә, машина йөртү буенча гамәли күнегүләрне башкардылар. Араларында машинаны шактый шома йөрткәннәре дә, әле каушаганнары да бар. Әмма аларның өйрәнер өчен вакытлары җитәрлек.
– Ата-аналар кагыйдәләрне бозып, балаларын яшьтән үк машина йөртергә өйрәтәләр.
Алар: “Минем бала машина йөртә белә”, – диләр. Әмма йөртә белү бер әйбер, ә руль артына утырып чыккач алар кеше һәм үз тормышлары белән идарә итүчеләр булып торалар. Шуның өчен юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтү кирәк. Автомәктәптә укып, кулларына машина йөртү таныклыгы алгач кына юлларга чыгарга тиешләр, – ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
Ул катнашучыларга рәхмәтен әйтте. Киләчәктә руль артында йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген
ассызыклады.
– Һәрбер катнашучыга оешма тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырабыз. Беренче урынга автокомпрессор, икенче урынга плед-мендәр, өченче урынга авария җыелмасы каралган. Һәр катнашучыга термос һәм косметика җыелмасы бүләк итәбез, – диде.
Булачак шоферларга киләчәктә юлларда яшел утлар гына януын телибез.
Язилә Закирҗанова:
– Актанышның 1 нче урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Миңа 17 яшь. Машина йөртү таныклыгы алу өчен укый башладым. Бүген үземнең белемемне сынап карарга килдем. Теория өлешендә бераз хаталарым чыкты. Укуымны тәмамлаганчы ныклап өйрәнеп бетәрмен, дип уйлыйм.
Миңа руль артында йөрү нык ошый. 18 яшем җиткәч, машина йөртү таныклыгы алып, юлларда имин генә йөрергә язсын.
Исламнур Габдрәшитов:
– Мин Актаныш технология техникумының 1 курсында укыйм. Быел көзгә машина йөртү таныклыгына укырга җыенам. Өйдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәм, билетлар чишәм. Бүген үземне сынап карарга килдем. Руль артына утырып карагач, укыйсы килү теләге тагын да артты.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев