Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеген 24 яшьлек юбилее белән котлады
Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел тулды. Әлеге мөһим вакыйга белән партия вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел. Әлеге вакыйга белән партия вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без сезнең белән инде 24 ел Туган ил, аның тотрыклылыгы һәм үсеше хакына хезмәт итү, илкүләм мәнфәгатьләрне, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау юлыннан барабыз. Бу еллар дәвамында «Бердәм Россия» илнең әйдәп баручы сәяси көче статусын раслады, төрле караш һәм мәдәният кешеләрен илебез лидеры (РФ Президенты – Т-и. иск.) Владимир Путин, безнең уртак кыйммәтләр һәм идеяләр тирәсендә берләштерде», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе
Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда партия эгидасында барлык дәрәҗәдәге көчле һәм әзерлекле депутатлар корпусы уңышлы эшли, системалы хокукый база формалаштырыла, илкүләм максатлар һәм партия проектлары, шулай ук халык тәкъдим иткән инициативалар гамәлгә ашырыла.
«Бердәм Россия»нең һәр вәкиленең битараф булмаган мөнәсәбәте һәм патриотизм хисе нәтиҗәсендә кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә торган әһәмиятле социаль һәм инфраструктура программалары булдырыла», – дип йомгаклады сүзен Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев