Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Яңгырлы көннәрдә тик ятмыйк, СВОдагыларга токмач кисик!

Җәйге яңгырлар бакчадагы эшне тоткарлап тора. Ә Пучы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сәйлән» вокаль ансамбле хатын-кызлары мондый көннәрдән дә файдаланып калырга тырыша.

"Өйдә тик ятканчы, савап булыр, махсус хәрби операциядәге батырлар өчен токмач кисик", дип үзләре үк тәкъдим белән чыгалар. Аларга башка авылдашлары да кушыла. Өмәгә килә алмаганнар йомырка китергән. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән җыелган акчаларга он сатып алганнар.

Токмачны 60 йомыркага әзерләгәннәр. Бергә-бергә эшләгәч, токмачлар да тиз киселгән. Мәдәният йорты директоры Илгина Нуретдинова бу изге эштә катнашучыларның барысына да  олы рәхмәтләрен белдерде. "Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз исән-сау булсыннар, тизрәк җиңү белән кайтсыннар!", диде ул. 

Токмач кисүдән соң апалар шушында ук коймак пешереп сыйланганнар, бергәләп тәмле итеп чәй эчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев