Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов туган ягында ифтар мәҗлесе оештырды
Изге Рамазан аеның икенче көнендә, Актаныш Җәмигъ мәчетендә Казандагы актанышлыларының якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов бәйрәм ифтары оештырды.
Васим Хуҗаҗанович инде озак еллар башкалада яшәсә дә, үзенең кече Ватаны турында беркайчан да онытмый. Ел саен Рамазан аенда ул Актанышка кайтып, туган яктагы дин кардәшләребез өчен авыз ачу мәҗлесе оештыра. Бу юлы да йөзләгән райондашыбызны очраштырды, кунак итте. Бик зур рәхмәт аңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев