Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов янгын сагы хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле Актаныш районы янгын сагы хезмәткәрләре, хөрмәтле ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Янгын сагы хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбрик итәм!
Һәрвакыт янгын сагы хезмәте кыю һәм батыр кешеләрнең өлеше булып санала. Чөнки экстремаль шартларда эшләү кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге бәйле булган карарларны тиз кабул итә белүгә аерым таләпләр куя.
Нинди генә бәйрәм һәм ял көне булмасын, сез тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз.
Сез ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында "кайнар нокта"га чыгып китәргә әзер. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек.
Сезнең көндәлек киеренке хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм оперативлыгыгыз өчен янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, янгын сүндерүчеләргә, ирекле ярдәмчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев