Мәгариф министрлыгы балаларның гаджетлар куллану вакытын чикләргә тәкъдим итте
Ведомство смартфоннар һәм планшетлар куллану буенча яшькә карап тәкъдимнәр әзерләгән:
- 2–3 яшькә кадәр — гаджетларны бөтенләй кулланмаска киңәш ителә;
- 2–3 яшь — көненә 20 минутка кадәр;
- 3–7 яшь — 1 сәгатькә кадәр;
- 7–11 яшь — 1,5 сәгатькә кадәр;
- 11–16 яшь — көненә 2 сәгатькә кадәр.
Шулай ук экран вакытын физик активлык белән чиратлаштырырга, утыру торышын (осанка) һәм күзләргә төшкән йөкләнешне контрольдә тотарга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев