Бүген иртән пилотсыз очу аппаратлары Татарстанның көньяк-көнчыгышына һөҗүм иткән. Әлмәт шәһәре янындагы нефть саклау резервуарларына зыян килгән. Шулай ук берничә гражданлык объектына зыян салынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта барлык кирәкле көчләр һәм чаралар вакыйга урынында эшли.
Моннан тыш, шартлау дулкыны һәм кыйпылчыклар берничә гражданлык объектына зыян китергән.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйгага кагылышлы оператив докладларны даими рәвештә алып тора.
Нет комментариев