Бүген Татарстан Дәүләт Советы вейплар сатуны тыючы закон кабул итте
Хакимият сәгате

Бүген Татарстан Дәүләт Советы вейплар сатуны тыючы закон кабул итте

Татарстан Республикасы территориясендә никотин җиткерүнең электрон системаларын һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турындагы закон проекты депутатлар тарафыннан икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Билгеләнгән вакыт эчендә документка төзәтмәләр кермәгән.

Документ 2027 елның 1 мартыннан башлап биш ел дәвамында вейплар сатуны тыюны күздә тота.

Икътисад, сәнәгать, инвестицияләр һәм цифрлы үсеш комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов чикләүләрнең 2032 елның мартына кадәр гамәлдә булачагын билгеләп үтте.

«Бу безгә вазгыятькә тулы канлы мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирә: әлеге чараның продукциянең үтемлелегенә, куллану структурасына, халыкның сәламәтлек торышына ничек тәэсир итүен, шулай ук базарда катнашучылар өчен икътисади нәтиҗәләрен бәяли алачакбыз, — диде депутат. — Йомгаклар буенча — алынган нәтиҗәләргә карап — без вакытлыча тыюны гамәлдән чыгару, аны озайту яки әлеге чараны даими нигездә раслауның максатка ярашлылыгы турында карар кабул итә алачакбыз. Билгеләнгән вакыт эчендә закон проектына төзәтмәләр килмәде».


Нет комментариев