Бүген Актаныш районында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле очрашу — һөнәри юнәлеш бирү (профориентация) чарасы узды. Әлеге эш Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм районның социаль яклау бүлеге белгечләренең уртак тырышлыгы белән оештырылды.
Мондый чараларның төп максаты — үсеп килүче буынга киләчәк тормыш адымнарын дөрес билгеләргә булышу: уку йортын тәмамлаганнан соң нинди һөнәр сайларга, үзеңә ошаган эшчәнлек төренә кайда белем алырга һәм җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга икәнен аңлату.
Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле Назиф Салихов сүзләренчә, яшьләр белән эшләүдә һөнәри юнәлеш бирү — иң мөһим юнәлешләрнең берсе:
«Кадрлар үзәгенең халык белән эшләү юнәлешенең бер тармагы — балаларга һөнәри юнәлеш бирүне үткәрү. Без балаларның яшьтән үк үзләренә нинди һөнәр сайларга икәнен белүләре өчен төрле очрашулар, семинарлар оештырабыз. Районыбызда мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар бар, һәм без аларны күз уңыннан ычкындырмыйча, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән даими рәвештә бергә эшлибез. Бүгенге чара да шул уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узды».
Бүгенге көндә яшьләр өчен заманча мөмкинлекләр зур. Балалар компьютер һәм төрле гаджетлар белән иркен эшли белә, шуңа күрә мәгълүматны өйдән чыкмыйча да, дистанцион рәвештә табарга була. Мәсәлән, бөтен Россия буенча эшли торган «Работа России» порталы аша үз районыбызда гына түгел, башка районнардагы һәм төбәкләрдәге вакансияләр белән дә танышырга мөмкин. Күп кенә яшьләр әлеге платформа ярдәмендә үзләренә туры килә торган эш урынын да, яшәү урынын да сайлап ала. Шул ук вакытта турыдан-туры килеп, белгечләр белән күзгә-күз карап сөйләшергә, киңәш сорарга теләүчеләр өчен дә үзәк ишекләре һәрвакыт ачык.
Гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе мөдире Динара Хаҗиева мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте:
«Без социаль куркыныч хәлдә калган балалар һәм гаиләләр белән эшли торган бүлекчә. Бүгенге профориентация чарасы да балаларны үзләренә ошаган юнәлеш буенча уку йортларына кертергә ярдәм итү өчен оештырылды. Бүлекчәбез тарафыннан профилактик чаралар даими үткәрелә, гаиләләргә рейдлар оештырыла. Балалар белән, Аллага шөкер, уртак тел табарга тырышабыз, аралашмый торган балалар безнең районда юк. Мондый очрашуларны бик файдалы дип саныйбыз: биредә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр катнаша. Үзләренә дөрес юнәлеш сайлау өчен аларга мондый ярдәм бик кирәк».
Шулай итеп, уртак чаралар үсмерләргә үз сәләтләрен барларга, заман таләпләренә җавап бирә торган һөнәрләр турында белергә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга булыша.
Нет комментариев