2026 елның 1 апреленнән районыбызда гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә керде — өченче һәм аннан соңгы балалар туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Районыбызның берничә күпбалалы гаиләсе әлеге финанс ярдәмне алачак.
Әгәр гаиләгездә ишәю көтелә икән, сез түбәндәге күләмдә өстәмә ярдәмгә исәп тота аласыз:
-
өченче балага — 30 000 сум;
-
дүртенче балага — 40 000 сум;
-
бишенче балага — 50 000 сум.
Түләүне кемнәр ала ала? Актаныш районында кимендә бер ел даими яшәүче әниләр. Мөһим шарт: баланың тууын теркәү нәкъ менә безнең район ЗАГС бүлегендә башкарылган булырга тиеш.

Игътибарга лаек нечкәлекләр:
-
Түләү артыннан сабый туган көннән алып 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Гариза бирүченең хөкем ителгәнлеге, салымнар буенча бурычлары, шулай ук ата-ана хокукларыннан чикләнүе яки мәхрүм ителүе булмаска тиеш.
-
Бала тулы дәүләт тәэминатында булган очракта түләү бирелми.
Ничек рәсмиләштерергә? Моның өчен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кирәкле документлар исемлеге:
-
паспорт;
-
гариза (урында тутырыла);
-
банк счеты реквизитлары;
-
көнкүреш характеристикасы.
Документлар тапшырылганнан соң карар 10 эш көне эчендә кабул ителә. Нәтиҗә турында сезгә һичшиксез уңайлы ысул белән хәбәр итәчәкләр.
Әлеге файдалы мәгълүмат белән якыннарыгыз белән дә уртаклашыгыз! Гаиләләребездә һәрвакыт сабыйлар көлүе яңгырап торсын!
Нет комментариев