ВАТЫК ЗОНТ САТЫП АЛСАГЫЗ, ҮЗ ХОКУКЛАРЫГЫЗНЫ НИЧЕК ЯКЛАРГА?
Грамоталы кулланучы

ВАТЫК ЗОНТ САТЫП АЛСАГЫЗ, ҮЗ ХОКУКЛАРЫГЫЗНЫ НИЧЕК ЯКЛАРГА?

Базардан зонт сатып алдыгыз, әмма ул сыйфатсыз булып чыкты, ди. Бер чыбыгы чыгып киткән, ачу-ябылу механизмы эшләми яки тукымасы су үткәрә. Мондый очракта нишләргә? Сатучы товарны кире алырга һәм акчаны кайтарырга тиешме? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Лилия Камалова белән кулланучылар хокуклары турында сөйләштек.

 ЗОНТТА КИМЧЕЛЕК БУЛСА

– Лилия ханым, күптән түгел сезнең бүлеккә базардан сатып алынган кимчелекле зонтка кагылышлы мөрәҗәгать килгән. Мондый очракта кулланучы нинди хокукларга ия?

– Әйе, бер ханым: «Базардан зонт сатып алдым, әмма ул кимчелекле булып чыкты. Бу очракта минем нинди хокукларым бар?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Зонтта кимчелек булсаЗонтның бер чыбыгы чыгып китү, ачу-ябылу механизмының эшләмәве яки тукымасының су үткәрүе – күңелсез хәл. Әмма кулланучы үз хокукларын яклый ала.

Бу мәсьәләдә төп хокукый нигез – 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы.

САТУЧЫГА ТАЛӘПЛӘР

Әлеге Законның 18 нче маддәсе нигезендә, сатучы алдан кисәтмәгән җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатып алучы үз теләге белән түбәндәге таләпләрнең берсен куярга хокуклы:

  • кимчелекле товарны шундый ук маркадагы һәм модельдәге товарга алыштыруны;

  • башка маркадагы товарга алыштыруны (бәядәге аерманы исәпкә алып);

  • товар бәясен киметүне;

  • җитешсезлекләрне түләүсез төзәтүне яки аларны төзәтүгә тотылган чыгымнарны каплауны;

  • сату-алу килешүеннән баш тартуны һәм түләнгән акчаны тулысынча кире кайтаруны.

  • Зонтта кимчелек булса

– Сатучы товарны кире алудан яки акчаны кайтарудан баш тартса, сатып алучыга нишләргә?

– Иң элек сатучыга телдән мөрәҗәгать итеп карарга мөмкин. Әмма мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителмәсә, язмача дәгъва әзерләргә киңәш итәм.

Дәгъва ике нөсхәдә төзелә. Анда товарның нинди җитешсезлекләре булуы, кайчан сатып алынуы һәм кулланучының конкрет таләбе күрсәтелә. Бер нөсхәсе сатучыга тапшырыла, икенчесендә дәгъваны кабул итү турында билге куелырга тиеш.

Әгәр дәгъва почта аша җибәрелә икән, аны тапшырылуы турында хәбәрнамә белән заказлы хат итеп юлларга кирәк.

Шуны да истә тотыгыз: акчаны кире кайтару, товар бәясен киметү һәм кайбер башка акчалата таләпләр сатучы тарафыннан 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

ГАРАНТИЯ НИНДИ ӘҺӘМИЯТКӘ ИЯ?

– Дәгъва белән сатучыга күпме вакыт эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

– Әгәр товарга гарантия вакыты билгеләнгән булса, кимчелекләр ачыкланганда шул вакыт эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гарантия вакыты билгеләнмәгән товарларга килгәндә, Закон кулланучыга товар тапшырылган көннән башлап ике елдан артмаган вакыт эчендә, акыллы срокта дәгъва белдерү мөмкинлеге бирә.

Ләкин монда бер мөһим үзенчәлек бар: гарантия вакыты билгеләнмәгән очракта, кимчелекнең товар сатып алучыга тапшырылганчы ук барлыкка килүен яки моңа кадәр үк булган сәбәпләр аркасында килеп чыгуын кулланучы үзе дәлилләргә тиеш.

– Сатучы товарны экспертизага җибәрә аламы?

– Әйе. Сатучы кимчелекле товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, аның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы сыйфатны тикшерүдә катнашырга хокуклы.

Әгәр җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәбе буенча бәхәс туса, сатучы үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы экспертиза үткәрелгән вакытта да катнаша ала.

Әгәр экспертиза товардагы кимчелекләрнең сатып алучының гаебе белән килеп чыгуын ачыкласа, экспертиза үткәрүгә тотылган чыгымнарны кулланучы капларга тиеш. Әгәр ул экспертиза нәтиҗәләре белән килешми икән, эксперт бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсләшергә мөмкин.

ЧЕК БУЛМАУ — ХОКУКЛАРДАН МӘХРҮМ ИТМИ

– Сатып алу чегы булмаса, товарны кире кайтару мөмкинлеге югаламы?

– Юк, чекның булмавы кулланучының таләпләрен кире кагу өчен нигез була алмый. Законның 18 нче маддәсендә бу турыда аерым күрсәтелгән.

Зонтта кимчелек булсаСатып алу фактын шаһитларның күрсәтмәләре, банк картасы аша түләү турында мәгълүматлар һәм башка дәлилләр белән дә расларга мөмкин. Шуңа күрә чек булмаган очракта да сатучыга мөрәҗәгать итүдән баш тартмагыз.

– Әгәр сатучы дәгъвага җавап бирмәсә яки кулланучының таләбен үтәмәсә, нинди чаралар күрергә мөмкин?

– Кулланучы үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Язмача дәгъва җибәрү – мәсьәләне судка кадәр хәл итүнең уңайлы ысулы, әмма гомуми кагыйдә буенча, судка кадәр мәҗбүри дәгъва тәртибен узу таләп ителми.

Судка мөрәҗәгать иткәндә сатып алуны раслаучы документларны, сатучыга җибәрелгән дәгъваны, аның җавабын һәм башка дәлилләрне саклау мөһим.

– Әңгәмә ахырында кулланучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Иң мөһиме – үз хокукларыңны белергә һәм аларны яклаудан курыкмаска кирәк. Товар сатып алганда аның сыйфатын игътибар белән тикшерегез, чекны саклагыз. Кимчелек ачыкланса, сатучыга вакытында мөрәҗәгать итегез, таләпләрегезне язмача белдерегез.

Кулланучылар хокукларын яклау – закон нормаларын белүдән һәм аларны дөрес кулланудан башлана. Сатучы белән аралашканда тыныч, эзлекле булыгыз һәм үз таләпләрегезне законга таянып белдерегез.

 


Нет комментариев