Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветараннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән һәм якынлашып килгән Халыкара театр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Илебез өчен авыр чорларда да алар халкыбызның рухын күтәреп җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Бүгенге көндә дә сезнең хезмәтегез зурдан.  
 
Үзенең гомерен мәдәният өлкәсе белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телибез. Яраткан эшегезнең игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев