Татарстанда капиталь ремонтка минималь кертемне үзгәртергә планлаштыралар
Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кертемнең минималь күләмен үзгәртергә планлаштыралар. Тиешле карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләмен билгеләү турында»гы законга үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Бер квадрат метр өчен кертем суммасы 8,47 сумнан 10,16 сумга артачак.
Кабул ителгән очракта, карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев