Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хуш киләсең, 2025 ел: Актанышта Яңа ел ярминкәсе гөрли

Бүген Актаныш районында өр-яңа 2025 нче елны каршылап зур бәйрәм тантаналары уза. Иртәнге сәгатьләрдән үк Актаныш авылының сәүдә мәйданында Яңа ел ярминкәсе гөрли.

Яңа ел ярминкәсе мәйданында ит-сөт продукциясе, төрле камыр ризыклары, туңдырылган балык, җиләк-җимешләр һәм башкалар белән сату итәләр. 

Актанышның Яңа ел ярминкәсе эшчәнлеге белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты. Ленар Рафакович ярминкәгә чыкккан райондашларыбыз белән аралашып, аларның хәл-әхвәлләрен белде, изге Яңа ел теләкләрен җиткерде. Көләч һәм ачык йөзле, игелекле җитәкчебез белән аралашу һәркемнең күңелен күтәрде.

Яңа ел тамашалары 9:00 сәгатьтә Үзәк чыршы мәйданында Кыш бабайлар һәм тройкалар парады белән дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев