Актаныш

Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Актаныш районында санитар-экологик икеайлык башланды

Яз – табигатьнең генә түгел, ә тирә-як мохитыбызның да яңарыш чоры. Бүген, 1 апрельдән районыбызда традицион санитар-экологик икеайлык старт алды.

Икеайлык барышында районның барлык хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Коммуналь һәм юл төзү хезмәткәрләре, җаваплы оешмалар тарафыннан киңкырлы чаралар уздыру планлаштырыла. Алар арасында:

  • – рөхсәтсез чүплекләрне бетерү;
  • – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау һәм чистарту, тукталыш павильоннарын норматив хәлгә китерү;
  • – паркларны, скверларны, һәйкәлләрне, мемориалларны һәм зиратларны тәртипкә китерү;
  • – йорт яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү;
  • – агачлар утырту һәм кисү;
  • – предприятие территорияләрен җыештыру.

Сораулар яки мөрәҗәгатьләр туса, профильле хезмәтләр җавап бирергә әзер:
– рөхсәтсез чүплекләр буенча: тел. (85552) 3-44-22
– парклар һәм скверлар буенча: тел. (85552) 3-44-22
– юл инфраструктурасы буенча: тел. (85552) 3-44-22
– ишегалларын һәм чүп мәйданчыкларын җыештыру – «Яран» ТМШ.

Кыска вакыт эчендә районыбызны чиста, пөхтә һәм уңайлы итү безнең уртак бурычыбыз. Язгы өмәгә сез дә кушылыгыз!

Фотоларда – «Коммунсервис» МУП көчәйтелгән режимда хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев