Актаныш

Актаныш районы

16+
ДАИ хәбәр итә

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алдылар

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә мөһим очрашу узды. Очрашуда юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алдылар.

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә белгечләр һәм төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында файдалы һәм эчтәлекле чара узды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, өлкән инспектор Артур Фавазит улы Җиһаншинга, Яңа Кормаш авылыннан килгән хәзрәт Риназ Илдар улы Маликовка, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Динар Ренат улы Садыйковка рәхмәт белдерәбез. Юл-транспорт һәлакәтендә авыр югалту кичергән, укучылар алдында чыгыш ясарга көч тапкан Байсар авылыннан Гөлсинә Фәһим кызы Бәшировага аерым рәхмәт сүзләрен әйтәбез. ЮИД, «Дилә» бию студиясе җитәкчеләре, алып баручылар гимназиядән Зарина һәм Резедага, оператор Илнурга, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге буенча пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың өлеше билгеләп үтелә. Чара балалар һәм яшүсмерләрнең иминлеге өчен көчләрне берләштерү үрнәге булды, барлык катнашучыларга уртак эшнең мөһимлеген искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев