Татарстанда «Мотоцикл» профилактик операциясе башланды
18–27 май көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Быел май аенда республикада мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 6 процентка арткан. Кагыйдә буларак, мондый аварияләрдә йөртүчеләр һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр ала.
Профилактик чараның төп максаты – ике тәгәрмәчле транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләрен киметү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау.
Рейдлар барышында автоинспекторлар мотоцикл, мопед, скутер һәм башка мототранспорт йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә аеруча игътибар бирәчәк. Моннан тыш, саклану экипировкасын куллануның мөһимлеге турында аңлату эшләре дә алып барылачак.
Аерым игътибар балигъ булмаганнарга юнәлтеләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарга балаларның яшен, транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен һәм тиешле йөртү таныклыгы булу-булмавын контрольдә тоту зарурлыгын искәртә.
Автоинспекция вәкилләре өлкәннәрне балигъ булмаганнарның мөстәкыйль рәвештә руль артына утыру омтылышларын булдырмаска чакыра. Скутер, мопед яки мотоцикл белән тиешле хокуксыз идарә иткән 16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләргә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган, ә транспорт чарасы махсус стоянкага куела.
Әгәр транспорт чарасы белән 16 яшькә кадәрге бала идарә итсә, җаваплылык аның законлы вәкилләренә йөкләнә. Бу очракта ата-аналар административ җаваплылыкка тартыла, ә үсмер профилактик исәпкә куелырга мөмкин.
Моннан тыш, чара кысаларында шәхси мобильлек чараларын кулланучылар тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалау да көчәйтеләчәк.
Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәткәрләр республика халкын юлларда сак, игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев