Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

Бүген Актанышта районкүләм өмә уза

Бүген Актанышта районкүләм өмә уза. Районыбызның хезмәт ияләре паркларда, полисадникларда һәм оешма биналары тирә-юнен коелган яфраклардан һәм чүп-чардан арындыра. Һәр оешмага калдыкларны тутырырга махсус пакетлар бирелде.

Җир өстенә түшәлгән яфраклар — көзнең алтын матурлыгы, ләкин аларның яме тиз бетә шул. Урамнарны һәм ишегалларын яфраклардан чистартуның мөһим сәбәпләре бар: коелган яфраклар эстетик кыяфәтен югалта, чери һәм үзенә пычрак җыя, яңгырлар вакытында черек яфраклар урамнарны пычрата, яфраклар яңгыр сулары ага торган коеларга һәм торбаүткәргечләргә тыгылырга мөмкин, бу су басуга һәм коммуникацияләр эшчәнлеге бозылуга китерә.

Безнең "Актаныш-информ" коллективы да бинабыз янында һәм бүлеп бирелгән участокта- Ленин проспектындагы 38 нче йорт янәшәсендә яфракларны җыештырды. Бу авылыбызны чистартуга өлеш кертү генә түгел, ә хезмәттәшләр белән якыннан аралашу, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә бик яхшы мөмкинлек.

Өмә көннең икенче яртысында да дәвам итә, ә ял көннәрендә авылдашларыбыз шәхси хуҗалыклары тирәсен кышка әзерләп куяр дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев