Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты мотопаркын яңартты

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автотехника паркын сизелерлек дәрәҗәдә яңартты. Ведомство 74 кар машинасы һәм 16 чанага ия булды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Госкомитет Татарстана по биоресурсам получил 90 саней и снегоходов

Яңа мототехниканы комитетның рәисе Федор Батков ведомствоның территориаль бүлекчәләренә тапшырды.

«Республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге техника билгеләнгән таләпләргә туры китереп, дөрес файдаланылыр, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләячәк, безнең хезмәт нәтиҗәләрен тагын да яхшыртыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте ул.

Яңа чана һәм кар машиналары уникаль табигый территорияләрне һәм аларның тереклек дөньясын саклауны көчәйтергә, хайваннар популяцияләрен саклау һәм торгызу бурычларын нәтиҗәлерәк хәл итәргә, аларның санын даими мониторинглауны тәэмин итәргә, шулай ук закон бозучыларга каршы көрәшне камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады ведомствода.

Бавлы районы буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Азат Миназов билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр көн саен махсус саклана торган табигый территорияләрдә, гомуми файдаланудагы аучылык җирләрендә һәм су объектларында патрульләү алып бара.

«Республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт», — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев