Әлмәттә өлкән яшьтәге хатын-кызны кыйнаган 10 яшьлек малайны абыйсы белән приютка җибәргәннәр
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә өлкән яшьтәге хатын-кызны кыйнау очрагының нечкәлекләре турында сөйләде.
Ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз урамда йөргән вакытта 10 яшьлек малайга үзен агрессив тоткан өчен кисәтү ясаган. Моңа җавап итеп үсмер малай аңа рюкзак белән суккан, асфальтка еккан һәм берничә тапкыр аяклары белән типкән.
Элегрәк без балигъ булмаган баланың әнисе ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен профилактик исәптә тора, дип язган идек. Видеоролик таралганнан соң, малай абыйсы белән бергә социаль приютка җибәрелгән. Полиция тикшерү үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев