Алты яшьлек кыз тәрәзә кәрнизендә: әнисе суд каршына басачак
Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 125 маддәсе (куркыныч урында калдыру) буенча гаепләнүче 27 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Хатын-кыз алты яшьлек кызын карамаган, нәтиҗәдә бала алтынчы каттагы фатирның тәрәзә кәрнизенә чыгып баскан.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 10 февралендә хатын-кыз үзенең 6 яшьлек кызын ябык бүлмәдә караусыз калдыра һәм икенче бүлмәгә чыга, анда аны бергә яшәүчесе көтә. Әнисенең игътибарыннан читтә калган кыз тәрәзәне ача һәм алтынчы каттагы фатирның тәрәзәсеннән кәрнизгә чыга. Кызчык бәхетенә фаҗига булмый, әмма биеклектән егылу куркынычы астында калдырган әнинең эше судка җибәрелә.
Татарстан Республикасы прокуратурасы сайтындагы яңалык буенча язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев