Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гимназиядә берәү дә юк, районда сигез: Ведомствоара җитәкчеләр балаларның хокук бозулары турында сөйләштеләр

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Ата-аналар белән очрашуга район мәгариф оешмасы җитәкчесе Раниза Шакирова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, прокурор ярдәмчесе Илмир Габидуллин, УФСИНның районара җитәкчесе Розалия Имамразыева килде. 

Киңәшмәне ачып гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова бүгенге сөйләшүнең балаларның хокук бозуын профилактикалауга багышланачагын әйтте. Әти-әниләргә өйдә кыз-улларының тәртибенә игътибарлы булырга кушты, комендант сәгатеннән соң урамда йөртмәскә, гаиләдә әтиләргә тәрбия юнәлешендә активлык күрсәтергә чакырды. 

Гимназия директорының тәрбия буенча урынбасары Ленар Шәвәлиев гимназиядә балигъ булмаганнар комиссиясендә торучы укучыларның булмавын билгеләп узды, тәрбия эшләренең оештырылышы белән таныштырды. Директор урынбасары Салават Котлыяров гимназиядә "Алдынгылар хәрәкәте"нең барлыкка килүе, әлеге сафларга кушылган балаларның Мәскәүгә ВДНХга экскурсиягә барулары, төрле проектларда җиңүе хакында әйтте, ата-аналарга балаларын хәрәкәткә кабул итәргә әзер икәнлекләрен җиткерде. 

Прокурор ярдәмчесе Илмир Габидуллин районда балаларга кагылышлы прокуратура тикшерүе мисаллары турында сөйләде, чыгарылыш сыйныфы укучыларын прокуратура юнәлешендә укырга чакырды. 

Рәдиф Баһавиевның чыгышы барлык әти-әниләрне, укытучыларны уйландыргандыр, чөнки полиция җитәкчесе үзенең күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып төпле киңәшләрен бирде. Кызганыч, 27 мең кеше яшәгән Актаныш районында 8 балалар җинаяте теркәлгән. Алар арасында гимназия балалары булмаса да, бу беркемгә дә тынычланырга дигән сүз түгел. Иптәшен этеп җибәрү яки мәктәп коридорында чалып егу җинаять китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген балалар белеп торырга тиеш. Шуңа күрә балаларга, тәртип, саклык турында һәрдаим аңлатып торырга кирәк. 
Яшь райондашларыбыз классташының кесәсеннән 500 сумлык телефонын алып җинаятьчеләр исемлегенә керермен дип уйламагандыр. Яки бергә мәктәптә укыган авылдашына "Иртәгә 500 сум алып килмәсәң, мин сине..... Итәм" дигән смсы өчен ата-анасы белән суд юлында йөрисен күзалламагандыр. 

Рәдиф Җәүдәт улы 18 минутлык чыгышында ата-аналарга закон алдында җаваплылыкның барлык нечкәлекләрен мисаллар белән аңлатты, гүя аларны ваемсызлыктан айнытты.

-Бала тормышында буш вакыт булмаска тиеш. Әгәр шулай икән, бала аны кирәкмәгән гамәл белән тулыландырачак. Актанышта Казанга караганда да мөмкинлекләр зур, балалар спорт белән шөгыльләнсен, музыкаль белем алсын, -дип сәләтләрен үстерү кирәклеген әйтте ул. 
 

 

Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова мәктәп һәм гаилә арасында тагы да тыгызрак күпер кирәклеген ассызыклады. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

-Яңа елларны гаилә белән бергәләп каршы алыгыз, гаилә кыйммәтләрен саклап, ныгытыгыз,- дип киңәшләрен бирде.

Аның сүзләрен гимназия директоры да куәтләде.


- Яңа ел бәйрәмнәрен укучылар теләсә-нинди компаниядә түгел, ә сезнең янәшәдә каршыласын. Укучыларның барысы да балигъ булмаганнар яшендә, -дип бу мәсьәләнең актуальлеген тагы да ныграк искәртте Венера Хәмәтнәсыйх кызы.

Ата-аналар җыелышы сыйныфларда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев