Көл – бик яхшы ашлама
Көл – бик яхшы ашлама, аның составында туклыклы матдәләр күп.
Ул туфракның кислоталылыгын нейтральләштерә, аның структурасын яхшырта, яшелчә культураларын корткычлардан һәм авырулардан саклый. Әмма көлне дөрес кулланырга кирәк, дип хәбәр итә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре. Кайсы очракларда агач көлен кулланырга ярамый? Көлне азотлы минераль ашламалар, тирес, туңдырылган үлән төнәтмәсе белән бергә кулланырга ярамый.
Бу очракта көл үсемлекләргә кирәкле азотны кысрыклап чыгара. Көлне суда эри торган фосфорлы ашламалар белән кушарга ярамый: бу вакытта үсемлекләрнең фосфатларны үзләштерү сәләте кими. Әгәр грунт селтеле булса, көл белән тукландыру үсемлекләргә зыян гына китерәчәк. Әче туфрак яратучы үсемлекләргә (кара карлыган, азалия, абага, камелия, магнолия, гортензия, шалкан, редис, кузгалак, фасоль һ.б.) көл сибәргә ярамый.
Нинди көл зыянлы? Лакланган, буялган агач әйберләрне яндырудан барлыкка килгән көлне үсемлекләрне ашлаганда файдаланырга ярамый. Шулай ук резина, чүпрәк, ламинацияләнгән кәгазь, пластик яндырганнан соң барлыкка килгән көл дә зыянлы. Кәгазь продукция: журнал, газета, китаплар яндырганнан соң хасил булган көлне шулай ук үсемлекләрне тукландыру өчен кулланмавың хәерле. Алар составында куркыныч авыр кушылмалар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев