Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Алдагы атнада көчле кар яву һәм суыклар көтелә

Алдагы атнадан Татарстанда көчле кар явуы көтелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, кар атна буе явачак. Синоптиклар, моннан тыш, шактый суытачак, дип тә фаразлый.

8 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13˚, аязганда -17˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.

9 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -14˚, көндез -3..-8˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев