Атна ахырына +30° кадәр эссе көтелә
Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, атна ахырына температура күтәрелә башлаячак.
Алдагы көннәрдә салкынча һәм яңгырлы һава сакланачак әле. Кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр һәм секундына 22 метрга кадәр җил көтелә.
Атна ахырына температура күтәрелә башлаячак:
· 1–2 июльдә — +20…+25°, көнбатышта кайбер урыннарда +28° кадәр;
· 3 июльдә — +23…+28°, явым-төшемнәр көтелми;
· 4 июльдә — кыска вакытлы яңгырлар ява, +30° кадәр эссе фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев