Иртәгә яшенле яңгырлар көтелә
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча һава торышы.
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән Актаныш,Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре округына 10 июль көне өчен һава торышы фаразы.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе мөмкин.
Төнлә һәм иртән томан.
Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+17˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +21..+26˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев