Мәскәү кары безгә килеп җитмәячәк
Мәскәүдәге кар явулар Татарстанга килмәячәк. Моңа җылы һаваны саклап торучы антициклон комачаулый, дип хәбәр итә Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев. Белгеч аңлатуынча, алдагы көннәрдә республикада һава температурасы нормадан якынча 5 градуска югарырак булачак. Шулай да төннәрен салкынайта: термометр баганалары 4–8 градуска кадәр нольдән түбән төшә. Атна ахырына таба республикада юеш кар явуы көтелә.
Апрель ахырында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе көтелмәгән көчле кар астында калды. Башкалада кар катламы 12 сантиметрга җитте, дистәләрчә агач ауган, ә һава торышының куркыныч дәрәҗәсе сарыдан кызгылт-сары (оранжевый) дәрәҗәгә күтәрелде. Синоптиклар бу хәлне тарихи рекорд дип атый, ә коммуналь һәм ашыгыч хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли.
Фобос үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр иткәнчә, апрельдә кар яву берьюлы өч һава рекордына китергән. Беренчесе — иртәнге атмосфера басымы рекорды. Аннары явым-төшем күләме буенча рекорд куелган: ВДНХ территориясендә бер төн эчендә 16 мм кар яуган, бу 1880 елдагы 14,7 ммлык элекке күрсәткечтән артып киткән.
Өченче рекорд — кар катламы. Иртәнгә башкалада кар биеклеге 12 см га җиткән. Мондый күрсәткеч беркайчан да теркәлмәгән.
«27 апрельдә Мәскәүдә мондый күләмдә кар беркайчан да булмады, ә элекке рекорд 10 см тәшкил итеп, 55 ел сакланган иде», — дип билгеләп үткән Леус.
Кар бураны нәтиҗәсендә шәһәр һәм өлкәдә җитди зыян килгәнлеге күзәтелә: Мәскәүдә көчле җил 110нан артык агачны аударган, ә Мәскәү өлкәсендә — якынча 75 агач егылган.
Шәһәр хуҗалыгы департаменты мәгълүматларына караганда, стихия транспорт хәрәкәтенә дә йогынты ясаган: автомобильләр зыян күргән, юлларда бөкеләр барлыкка килгән, кайбер урыннарда трамвайлар туктап калган, хәтта кешеләр дә җәрәхәтләнгән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә агачлар аву нәтиҗәсендә кимендә өч кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Тагын ике кеше Балашиха шәһәрендә яраланган.
Моннан тыш, көчле җил һәм начар һава торышы аркасында электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә. Иң катлаулы хәл Раменское, Домодедово, Дмитров һәм Чехов районнарында теркәлгән. Барлыгы якынча 50 бистә утсыз калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев