Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Һава торышы

Татарстанда якшәмбе көнне +35 градус көтелә, сишәмбедән соң температура төшәчәк

Якшәмбе көнне Татарстанда температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

«Республикада эссе һава торышы урнашты – максималь температура 29-31 градус. Һава торышы тотрыксызлыгы белән характерлана – яңгырлар, урыны белән бозлы яңгырлар. Бүген көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Һаваның максималь температурасы 26-31 градус тәшкил итәчәк», - диде метеоролог.

24 һәм 25 июльгә яшенле яңгыр һәм эссе һава торышы сакланачак. Шимбә +33 градуска кадәр, якшәмбе һәм дүшәмбе +35 градуска кадәр булачак. Сишәмбе көнне температура бераз +23...+28 градуска кадәр төшәчәк, дип өстәде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев