Актанышта актив волонтерларны хөрмәтләделәр
Бүген “Сихәт” кафесында «БлагоДарение» яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативалар хәйрия фонды волонтерлары өчен җылы очрашу узды.
Фонд җитәкчесе Фәрит Муллагалиевич инде өченче ел рәттән иң актив волонтерларны һәм шахмат буенча уңышларга ирешкән укучыларны Яңа ел алдыннан бер табын артына җыеп, аларга ихтирамын белдерә. Әлеге чарада катнашучы волонтерлар Фәрит Салихов һәм Благодарение фондына ел саен күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый очрашулар волонтерларны алга таба да актив эшләргә рухландыра, ә укучыларның волонтерлык хәрәкәтенә кызыксынуын тагын да арттыра. Бүгенге көндә Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 60тан артык волонтер исәпләнә. Әлеге чарага ел дәвамында иң актив җәмәгать эшләрендә катнашкан 10 волонтер чакырылды. Алар даими рәвештә ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә булыша: йорт-җирләрен җыештыралар, кар көриләр, көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтәләр. Яңа ел алдыннан оештырылган бу очрашу балалар өчен күңелле генә түгел, ә игелекле эшләрнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклаучы күркәм чара да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев