Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Бер районда бала тугач, тагын 15 мең сум өстәп түләячәкләр

Татарстанның Питрәч районында гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә кертелде — хәзер бала туу белән әниләргә 15 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Бу хакта район администрациясенең рәсми чыганакларында хәбәр ителде.

 

Әлеге түләүне алу хокукына Питрәч районы территориясендә даими теркәлгән хатын-кызлар ия. Шулай ук бала туу факты район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш.

Түләү гариза нигезендә бирелә. Аны рәсмиләштерү өчен түбәндәге документларны тапшыру зарур:

  • баланың туу турында таныклыгы күчермәсе;

  • яшәү урыны буенча теркәлү тамгасы булган паспорт күчермәсе;

  • баланың яшәү урыны буенча теркәлүе турында №8 формадагы таныклык күчермәсе.

Әгәр гаризаны вәкил тапшыра икән, өстәмә рәвештә ышаныч кәгазе күчермәсе дә кирәк булачак.

Әлеге ярдәм чарасы гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән һәм «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев