Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

Су насосын туңдырмас өчен куелган җылыткычтан янгын чыгып райондашыбыз һәлак булган

10 декабрь көнне Тыңламас авылында янгын чыгып бер кешенең гомере өзелә, икенчесе авыр тән җәрәхәтләре ала.

 

Йорт хуҗалары янкорма өлешендә торган су насосын туңудан саклыйбыз дип электр җылыткычы урнаштырган була. 2-3 сәгать эшләгәннән соң, җылыткычка ут кабып, янкормага тарала. Йорт хуҗалары янгын белән башта үзләре көрәшә. Әмма караңгылык һәм төтен аркасында төрле тән җәрәхәтләре алып, сөрем газы белән агуланалар.

 

16:25 сәг. районның Актанышның янгын сакчылыгы бүлегенә хәбәр керә. Алар 15 минут эчендә янгын урынына килеп җитә, әмма 90 нче елларада төзелгән агач йортны бер мизгел эчендә ут камап кала. Янгынны сүндерүдә “Нигез” һәм “Башак” хуҗалыкларының ирекле дружиналары да катнаша.

 

2 сәгать эчендә янгын тулысы белән сүндерелә. Янгын урынында 1964 елгы ир-атның мәете табыла. 1956 елгы хатын-кыз Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.

 

Хөрмәтле райондашлар! Көннәр суык тора. Төзек булмаган электр җылыткычларын, газ җиһазларын кулланмасак иде. Үзегезне һәм якыннаргызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев