Татарстанлыларга 2026 елда пенсияләрнең артачагын хәбәр иттеләр
2026 елда Татарстан халкы өчен социаль пенсияләрнең артуы көтелә. Индексация 1 апрельгә планлаштырылган һәм 6,8% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Социаль пенсияләр картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту һәм ятим балаларга билгеләнә. Картлык буенча пенсия өчен 15 елдан башлап стаж һәм ким дигәндә 30 пенсия баллы таләп ителә.
Арту автомат рәвештә булачак. Индексациядән соң минималь социаль пенсия 9 424,1 сум тәшкил итәчәк.
Әгәр индексациядән соң бу сумма бердәнбер керем чыганагы булып кала икән, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр өстәмә түләү билгеләячәкләр, ул Татарстанда киләсе елга 16 098 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев