Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әҗәкүл балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды

Бүген Әҗәкүл балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган бик матур һәм мавыктыргыч чара узды. Балалар белемнәрен ныгытты, төрле рольләр уйнап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен практикада өйрәнде.

 

Чарага 1 нче мәктәпнең фәнни-методик эшчәнлек буенча директор урынбасары Зита Шәрипҗанова һәм Актаныш районы Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова кунак итеп чакырылган иде.

Әкияттәге кебек, бакча зур түгел, кечкенә генә — бары 4 бөртек бала! Шулай да, кечкенә һәм аз санлы булуга карамастан, балалар һәр елны үзләренең матур эшчәнлекләрен күрсәтәләр.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү ничек оештырылуы, кирәкле материалларның җитәрлек булуы турында тәрбияче Имамова Гөлназ Ринат кызы сөйләде. Ул ике бала белән бергә рольләргә кереп әкият тә күрсәтте.

Эшчәнлек балаларга белем бирү күнекмәләре белән башланып китсә, ахырда җанлы әңгәмә белән тәмамланды. Гөлназ Ринат кызы балаларга юл йөрү кагыйдәләрен зур кызыксыну белән өйрәтә, бу темага өстәмә эш дәфтәре дә булдырган.

Әлеге чара балалар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбияче үз һөнәрен яратып башкарганда гына менә шундый матур эшчәнлек алып бара ала.

Балалар иминлеге — безнең кулда. Бер баламы ул, күп баламы — һәрвакыт алар белән эшләргә, аңлатырга, өйрәтергә, күрсәтергә, кисәтергә, үзебез үрнәк булырга кирәк, дип тәмамлады сүзен тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев